Барлык яңалыклар

Студент өченче урын яулады

"Профессионаллар" һөнәри осталык чемпионатында.

Туймазы районы хакимияте
Фото:Туймазы районы хакимияте

Туймазы юридик көллияте студенты «Мәгариф» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган "Профессионаллар" һөнәри осталык чемпионатында өченче урын алды.Чемпионат Саранск шәһәрендә узды.

Саранск электромеханика көллияте мәйданчыгында «Уен программа тәэминатын сынау буенча белгеч» компетенциясендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәк-ара) этабы узды.

Башкортстан Республикасы исеменнән Туймазы дәүләт юридик колледжы студенты Илдан Хәбиров чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул өченче урын яулады.

Русиянең ун төбәгеннән катнашучылар үзләренең белемнәрен һәм уеннарда хаталар табу, документларны җентекләп алып бару осталыкларын күрсәтү өчен җыелдылар. Балалар иҗади караш һәм профессиональлек таләп итүче биш модульдә ярышты.

Чыганак: Туймазы районы хакимияте

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: