Барлык яңалыклар

Сәламәтлек сагында

Архангель районында яңа медицина пункты ачылды.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Милли проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Архангель районы Убалары авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Элек халыкка медицина ярдәме сорап иске бинада урнашкан медпунктка мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Хәзер алар заманча учреждениедә тикшереләчәк. Яңа учреждениегә 220 кеше беркетелгән. Пациентларны тәҗрибәле фельдшер Рәмзия Мөзаффарова кабул итәчәк. Аның гомум эш стажы 30 ел тәшкил итә.

Яңа ФАПта беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Учреждение барлык заманча стандартларга һәм санитар таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Бинада пациентларны кабул итү һәм карау өчен аерым кабинетлар, прививка һәм процедура кабинетлары бар. Шулай ук анда салкын һәм кайнар су  үткәрелгән.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: