-11 °С
Болытлы
Төркия-Башкортстан элемтәләре.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында Башкортстаннан Төркиягә товар экспортлау 17,4% арткан.
80,1% минераль продуктлар чыгарылган, тагын 19,5% химия сәнәгате продукциясе товарлары тәшкил итә. Шулай ук азык-төлек, чимал, агач целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре озатылган.
Экспортланган продукциянең нигезен машина төзү продукциясе, химия сәнәгате, каучук тәшкил итә. Металл һәм аннан ясалган эшләнмәләр дә шул исемлектә.
Фото: blog.ostrovok.ru