Барлык яңалыклар

“Танып”та ял итәчәкләр!

Борай районында сәламәтләндерү лагеры ял итүчеләрне көтә.

“Танып”та ял итәчәкләр!
“Танып”та ял итәчәкләр!

   Борай районында сәламәтләндерү лагеры ял итүчеләрне көтә.

   Борай районының “Танып” сәламәтләндерү лагерында, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында, беренче лагерь сменасы ачылды. Ачу тантанасыннан соң ук балалар өчен актив һәм күңелле ял башланды.

   Бу көн 104 бала күңелендә матур истәлекләр генә калдырыр дип ышанабыз. Барлык балалар һәм вожатыйлар үзләренең отрядлары өчен исемнәр, девиз һәм концерт номерлары әзерләгән иде. Беренче смена ачу тантанасына район җитәкчеләре дә килде, алар балаларга күңелле һәм файдалы яллар теләде.

Фото: ouoburaevo.narod.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: