Барлык яңалыклар

Борай пенсионерлары Уфага барачак

buraevo.bashkortostan.ru
Фото:buraevo.bashkortostan.ru

Борай районында “Башкорт озын гомерлелеге” проекты уза, аның максаты — “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проектын гамәлгә ашыру. Бу проект кысаларында Борай районы өлкәннәре “Изге куаклар — Красный ключ” дип аталган бер көнлек бушлай экскурсиягә чакырылган. "Башкорт озын гомерлелеге. Туризм” – социаль проект, анда Башкортстан территориясендә даими теркәлгән гражданнар:  хатын-кызлар  – 55 яшьтән, ир-атлар –  60 яшьтән, яки вакытыннан алда пенсиягә чыкканнар катнаша ала. Алар өчен республиканың табигый, мәдәни-тарихи, дини объектларына барып, бер көнлек маршрутлар эшләнгән. Проектта катнашу бушлай. 

Чыганак: buraevo.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: