Барлык яңалыклар

Роботлар ярышы

Идел буе һәм Урал федераль округлары командалары роботлар ярышы буенча төбәк чемпионатында акчалата приз өчен көрәшәчәк.

Роботлар ярышы
Роботлар ярышы

Идел буе һәм Урал федераль округлары командалары роботлар ярышы буенча төбәк чемпионатында акчалата приз өчен көрәшәчәк. Кичә командаларның  “Бергә идарә итәбез” порталында теркәлүе төгәлләнде.

Ярышларга авырлыгы 110 кгдан артмаган роботлар кертелә. Мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь инженерлар арасыннан 5 кешелек командалар катнаша ала. Һәр команданың бурычы — ярышлар барышында көндәшләрен җиңә алырлык робот булдыру һәм конструкцияләү.

Пермь краеның Мәгълүмат үсеше һәм элемтә министрлыгы чемпионатның координаторы булып тора. Эксперт һәм техник ягы буенча Пермьнең Promobot һәм «Дабл Ю Экспо» компанияләре җавап бирә.

Роботлаштыру өлкәсендәге проектларны үстерү «Санлы икътисад» милли проекты кысаларында башкарыла.

 

Фото: Пермь краеның Мәгълүмат үсеше һәм элемтә министрлыгы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: