Барлык яңалыклар

Үзара хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан һәм Үзбәкстанның үзара товар әйләнеше 63,5 процентка артты.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

2024 елның беренче дүрт ае нәтиҗәләре буенча, «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә ашыру барышында узган елның шул ук чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда, Башкортстан Республикасының Үзбәкстан белән тышкы сәүдә әйләнеше 63,5% ка артты.

«Бу чорда без Башкортстаннан Үзбәкстанга экспорт күләменең 72,8% һәм импортның 18,6% үсешен теркибез. Шул ук вакытта, быелның гыйнвар–март айлары йомгаклары буенча, республикадан әлеге илгә экспорт җитештерүләренең нигезен минераль продукция, химия сәнәгате продукциясе, каучук, агач һәм целлюлоза-кагаз әйберләре, азык — төлек товарлары һәм чимал, металл һәм алардан эшләнгән әйберләр, машина төзелеше продукциясе тәшкил итте», - диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Башкортстан һәм Үзбәкстан арасында тышкы икътисади мөнәсәбәтләр үсешенә күп яктан үзара сәфәрләр йогынты ясый. Май аенда республикага җиде үзбәк делегациясе килде. «Урал аръягы-2024» инвестиция Сабантуенда имзаланган хезмәттәшлекне үстерү буенча Юл картасында чагылдырылган яңа килешүләргә ирешелде. Аңа 278 чара, шул исәптән Ташкент өлкәсендә уртак технопарк төзү керә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: