Барлык яңалыклар

Яңа сулыш алды

Туймазыда мәктәп спорт залы ремонтланды.

Администрация Туймазинского района
Администрация Туймазинского района

Укучылар каникулда булганда, белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзерләнә. Туймазы районы Субханкул мәктәбе филиалының спорт залында капиталь ремонт тәмамланды. Ул Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты кысаларында уздырылды.

Уку-тикшеренү, фәнни-гамәли эшчәнлек, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру өчен матди-техник базаны яңартуга акчалар федераль, республика һәм урындагы бюджетлардан бүлеп бирелгән.

Спорт залы танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Кайчандыр тузган, искергән стеналар һәм түшәм яңадан эстетик күренешкә ия булды, аларны штукатурлаганнар һәм буяу белән буяганнар. Идәндәге такталар тулысынча алыштырылган. Мәктәп тәрәзәләре 2023 елда ук урындагы инициативаларны яклау программасы буенча алыштырылган булган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: