Барлык яңалыклар

Салават шәһәренә керү юлын ремонтлыйлар

"Имин сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында башкарыла.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Салават шәһәренә керү юлында быел «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча яңартылачак.

Юлның гомум озынлыгы 3,7 км тәшкил итә. Быел 910 м озынлыктагы участок тәртипкә китереләчәк. Подряд оешмасы инде тузган япманы алып куйган һәм тигезләүче катламны җәеп куйган. Шуннан соң юлчылар асфальтны яңартырга, юл кырыен ныгытырга һәм билгеләр куярга планлаштыралар. Юлның әлеге участогындагы барлык эшләр август ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.

"Монда нефть эшкәртү, ягулык, транспорт, җиңел, азык-төлек сәнәгате, машиналар төзү предприятиеләре урнашкан. Салаватта 150 меңнән артык кеше яши. Шуңа күрә шәһәргә керү юлын ремонтлау һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да имин йөрүне тәэмин итү мөһим», - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: