Барлык яңалыклар

Предприятие нәтиҗәлелеген арттыра

Стәрлетамактагы транспорт предприятиесе үз күрсәткечләрен яхшырта.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

"Стәрлетамак троллейбус идарәсе" "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проектында катнашу хисабына үзенең нәтиҗәлелеген арттырачак.

"Бүген троллейбуслар Стәрлетамакта иң кирәкле транспорт төрләренең берсе булып кала. Көн саен җәмәгать транспорты 40 меңнән артык шәһәр халкын һәм кунакларын йөртә. Милли проектта катнашу нәтиҗәсендә предприятие җитештерү процессларын яхшырту мөмкинлеге алачак, бу шәһәрне транспорт белән тәэмин итүнең сыйфатына һәм уңайлылыгына тәэсир итәчәк», — дип билгеләп үтте төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов. 

Предприятиедә 540ка якын профессиональ хезмәткәр эшли, алар Стәрлетамакның 12 троллейбус һәм 4 автобус маршрутын өзлексез эшләвен тәэмин итә. Идарәдә җитештерүнең көтелгән артуы 10% тәшкил итәчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: