Барлык яңалыклар

Уйна, дустым гармуныңны, син матур уйнатасың...

Салават шәһәрендәге балалар музыка мәктәбе яңа кораллар һәм җиһазлар белән тулыланды.

Уйна, дустым гармуныңны, син матур уйнатасың...
Уйна, дустым гармуныңны, син матур уйнатасың...

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Башкортстан Республикасы Салават шәһәренең балалар музыка мәктәбе музыка кораллары, уку материаллары һәм җиһазлар сатып алды. Матди-техник базаны яңартуга акчалар федераль, республика һәм җирле бюджетлардан бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта сатулар үткәрелгән, тәэмин итүчеләр билгеләнгән, контрактлар төзелгән һәм җиһазлар килә башлаган. Агымдагы чорда туба, “Юпитер” баяны, гитара, домра-альт, тавыш җиһазлары һәм музыкаль әдәбият буенча интерактив кулланма сатып алынган. Җәйге каникуллар вакытында музыка мәктәбенең концерт залына яңа рояль китерү көтелә. Инструментларны презентацияләү яңа уку елында ук планлаштырыла.

  • «Мәдәният» милли проектының безгә мәктәпне яңа кораллар белән тулыландыру өчен шундый искиткеч мөмкинлек бирүенә без бик шат, - дип үзенең тәэссоратлары белән бүлешкән мәктәп директоры, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дилә Хафизова.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: