Барлык яңалыклар

Тәтешлеләр сөенеченә

“Сәламәтлек саклау” халык программасын һәм милли проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтешле районында “Сәламәтлек поезды” эшләде.  

Берничә көн эчендә Аксәет, Бүл-Кайпан, Түбән Балтач авыл җирлекләрендә табиблар 400дән артык кешене кабул иткән. Шуларның 12се  СВОда катнашучыларның гаиләләренең әгъзалары.

Тәтешлеләрнең сәламәтлекләрен күчмә флюорографта, ЭКГ һәм УЗИ аппаратында тикшерделәр, алар гомуми кан анализы һәм башка анализлар тапшырдылар. Иң популяр диагнозлар кан әйләнеше системасы авырулары(31 очрак), нерв системасы авырулары (21 очрак) һәм бәвел системасы (20 очрак) авырулары. Моннан тыш, ике пациентның онкологиягә, өчесенең шикәр диабетына, берсенең туберкулезга шикләре бар.

 - БР Сәламәтлек саклау министрлыгы акцияне оештыруны югары бәяләде. Ачыкланган авырулары булган барлык пациентлар диспансер күзәтүенә алынды һәм өстәмә тикшерүләргә җибәрелде, – дип билгеләп үтте Югары Тәтешле үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илгиз Шәңгәрәев.

Ул “Сәламәтлек поезды” табибларына, шулай ук авыл советлары  башлыкларына акцияне оештыруда керткән өлеше һәм күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

 - “Сәламәтлек поезды” кебек акция район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда бик кирәкле. Вакытында диагностикалау кешенең гомерен мөмкин кадәр озайтырга, авыр өзлегүләр үсешен булдырмаска мөмкинлек бирә. Әлеге акция киләчәктә дә үз эшен дәвам итәр, һәм “Сәламәтлек поезды” безнең районга әле  күп тапкырлар килер дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Тәтешле районының “Бердәм Русия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: