Барлык яңалыклар

Шәһәр көне күңелле үтте

Ярышларны шәһәр көне уңаеннан “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында үткәрделәр.

Шәһәр көне күңелле үтте
Шәһәр көне күңелле үтте

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында Агыйдел шәһәрендә шәһәр пляжында стритворкаут буенча ярышлар үтте. Ярышларны шәһәр көне уңаеннан “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында үткәрделәр.

Бу ярышлар икенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр алар 2023 елда Яшьләр фестивале кысаларында “Агыйдел дулкыннары” паркында үткән иде. Быел ярышларга Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләреннән ике дистә көчле ярышчылар җыелды. Ярышлар ун төрле күнекмә буенча ике авырлык категориясендә үтте: 14-17 яшьлек һәм 18 яшьтән олырак егетләр һәм кызлар көч сынашты.

Чыганак: МАУ ДО ДЮСШ

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: