Барлык яңалыклар

Республикада беренче модульле авыл мәдәнияте йорты булачак ул

БР мәдәният министры Әминә Шәфикова Дүртөйле районында  “Мәдәният” милли проектының “Кече Ватан мәдәнияте” проектын тормышка ашыруны бәяләде.

 БР мәдәният министры Әминә Шәфикова Дүртөйле районы хакимияте башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Риф Йосыпов белән “Кече Ватан мәдәнияте” партпроекты кысаларында модульле тиз төзелә торган авыл мәдәният йорты төзелеше барышы белән таныштылар.

- Бүгенге көнгә җир эшләрен тәмамладык һәм нигез сала башладык. Параллель рәвештә су белән тәэмин итү торбаларын сала башлыйбыз. Сүз уңаеннан, бу учреждение республикада беренче модульле авыл мәдәнияте йорты булачак, дип билгеләп үтте Әминә Ивни кызы.

 Арытаба  Иске Яндыз авылындагы мәдәният йортын барып күрделәр, анда музей, китапханә, спорт залы урнашкан. Бина 1977 елда төзелгән һәм түбәсенә капиталь ремонт таләп ителә –хезмәткәрләр яңгырлар вакытында һәм язгы-кышкы чорда түбәдән су таму проблемасы белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.

– Барысы да берьюлы һәм тиз түгел, әмма акрынлап без бу юнәлештә эшлибез. Якын арада без монда түбәне ремонтлау мөмкинлеген карап чыгачакбыз. Милли проектлар, партия программалары ярдәмендә авыл халкының тормышы баерак, кызыклырак һәм уңайлырак була бара, – дип билгеләп үтте Риф Йосыпов.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: