Барлык яңалыклар

Рехмуков урамында эшләр гөрли

Урам Уфа шәһәренең 450 еллык юбилеена төзелә.

Рехмуков урамында эшләр гөрли
Рехмуков урамында эшләр гөрли

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында Уфа шәһәрендә 457 метр тәшкил иткән Архитектор Рехмуков урамын төзү дәвам итә.

Шәһәр мэриясеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә эш гөрләп бара.  Урам, проект буенча, ике хәрәкәт юлыннан һәм җәяүлеләр тротуарыннан тора. Юлларга билгеләр, светофорлар, автобус тукталышлары куела, шулай ук газ, су кертү, канализация, көч кабельләре, элемтә челтәре, яктырту системалары эшләнә.
2023 елда Рехмуков урамына параллель төзелгән Муса Гәрәев урамын сигез ай алдан тапшырдылар.

Бу урамнар Уфа шәһәренең 450 еллык юбилеена төзелә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: