Барлык яңалыклар

Акча өчен роботлар көрәше башлана

Ярышларга нинди авырлыктагы  роботлар кертелә?  

Акча өчен роботлар көрәше башлана
Акча өчен роботлар көрәше башлана

Ярышларга нинди авырлыктагы  роботлар кертелә?

 

Менә сиңа яңалык - роботлар көрәшәчәк!

Идел буе һәм Урал федераль округлары командалары роботлар ярышы буенча төбәк чемпионатында акчалата приз өчен көрәшә ала. Командалар 23 июньгә кадәр “Бергә идарә итәбез” порталында махсус форма аша теркәлә ала.

Ярышларга 110 килограммнан артык булмаган роботлар кертелә. Мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь инженерлар арасыннан 5 кешелек командалар катнаша ала. Һәр команданың бурычы — ярышлар барышында көндәшләрен җиңә алырлык робот булдыру һәм конструкцияләү.

Ярышларның көндезге этабына 16 команда үтәчәк. Алар сентябрьдә Пермьдә рингта очрашачак. Төгәл датасы һәм урыны соңрак хәбәр ителер. Җиңүчеләр приз фондын бүлешәчәк һәм халыкара чемпионатка сайлап алуда өстенлекләр алачак.

Пермь краеның Мәгълүмат үсеше һәм элемтә министрлыгы чемпионатның координаторы булып тора. Эксперт һәм техник ягы буенча Пермьнең Promobot һәм «Дабл Ю Экспо» компанияләре җавап бирә.

Роботлаштыру өлкәсендәге проектларны үстерү һәм алга җибәрү  «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Фото: https://disk.yandex.ru/d/fY_joBnX19SgAw

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: