Барлык яңалыклар

“Яңа ФАП ачылуына бик шатбыз”

Шулай ди фельдшер Венера Корманова.

Мәләвез районы Тамъян авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Яңа ФАП район үзәк дәваханәсеннән 12 километр ераклыкта урнашкан. Анда пациентларга беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр каралган, алар заманча стандартларга һәм санитар таләпләргә туры килә.

Биредә Тамъян һәм Ташлыкүл авыллары халкына меицина ярдәме күрсәтеләчәк. Барлыгы 1332 кешенең, шул исәптән 275 баланың сәламәтлек сагында “Земский фельдшер” программасы буенча эшләүче югары категорияле фельдшер Венера Курманова тора.

– Без барыбыз да яңа ФАП ачылуына бик шат. Пациентлар шундый матур һәм уңайлы урынга рәхәтләнеп килерләр дип ышанам, – диде фельдшер.

ФАП ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: