Барлык яңалыклар

Атлар озаталар

Казахстанга һәм Кыргызстанга китә безнең атлар. 

www.bashinform.ru/
www.bashinform.ru/

Башкортстан Казахстанга һәм Кыргызстанга атлар экспортлауны өч тапкырга диярлек арттырган. Бу хакта Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә хәбәр итәләр.

Быелның 9 гыйнварыннан 10 июненә кадәр күзәтчелек ведомствосы республикада Таможня союзы илләренә җибәрергә әзерләнгән 48 ат партиясен контрольдә тоткан.

“Казахстан һәм Кыргызстанда атчылык продукциясенә ихтыяҗның артуы Башкортстан өчен традицион булган терлекчелек тармагын үстерүгә этәрә. Бу хакта соңгы еллардагы саннар да сөйли. 2023 елда Башкортстаннан Евразия икътисади берләшмәсе илләренә 308 ат экспортланды”, – диләр ведомствода.

Исегезгә төшерәбез, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында экспорт тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: