Барлык яңалыклар

Эш күп ул, эшлә генә!

Башкортстанда үткән Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсендә 600дән артык эш бирүче 9 меңнән артык эш вакансиясе тәкъдим итә.

Эш күп ул, эшлә генә!
Эш күп ул, эшлә генә!

Башкортстанда үткән Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсендә 600дән артык эш бирүче 9 меңнән артык эш вакансиясе тәкъдим итә.

   “Демография” милли проекты кысаларында узган бу зур чарада 655 эш бирүче катнашты. Алар тәкъдим иткән 9 мең эш урынының 5 меңе чамасы – Уфада. Ярминкәдә катнашучылар биредә икътисадның барлык тармакларында да эш таба ала – тукланудан алып IT-га кадәр.

   Ярминкәдә дипломы булган белгечләргә дә,шулай ук җәйге каникуллар чорында акча эшләп өлгерергә тырышкан үсмерләр өчен дә эш урыннары тәкъдим ителә.

   Мәшгульлек өлкәсендә үтүче бу зур чараның икенче этапы 28нче июньдә Башкортстанның барлык шәһәр һәм авылларында узачак.   

Фото: Башинформ.                                         

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: