Барлык яңалыклар

31 мең кубометр озатылган

  Башкортстан шулкадәр күләмдә агач материалларын экспертлаган.

31 мең кубометр озатылган
31 мең кубометр озатылган

   Башкортстан шулкадәр күләмдә агач материалларын экспертлаган.

   Башкортстан буенча “Россельхознадзор” идарәсе агымдагы елның 9нчы гыйнварыннан алып 10 июненә кадәр республикадан 11 чит илгә экспортланучы 699 партия агач кисү материалларын контрольләгән. Бу вакыт эчендә республика предприятиеләре экспортка 30,8 мең кубометр агач материаллары озаткан. Сүз монда киселгән һәм ялганган такталар, брус, эшкәртелмәгән ылыслы һәм яфраклы агачлар хакында бара.

   “Халыкара  кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында алып барылган “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максатлар проекты киләчәктә агач материалларын җитештерүне һәм экспертлауны арттыруга юнәлтелгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: