Милли проектлар
13 июнь 2024, 06:36

Шәһәрләр, авыллар ямьләнә!

Быел тагын 123 объектны төзекләндерү планлаштырыла.

Шәһәрләр, авыллар ямьләнә!Шәһәрләр, авыллар ямьләнә!
Шәһәрләр, авыллар ямьләнә!

2019 елда ил президенты Владимир Путин гамәлгә куйган “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектын тормышка ашырылу барышында төбәктә 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән. Быел тагын 123 объектны төзекләндерү планлаштырыла.
Әлеге программа кысаларында Мәчетле районының Олы Устьикин авылы үзәген төзекләндерү эшләре дәвам итә. Район мәдәният йорты янындагы парковка төзекләндереләчәк һәм киңәйтеләчәк. Тротуарны брусчатка белән җәячәкләр. Күләгәле түбәле һәм яктыртулы ял зонасы эшләнә.

Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә территориядә ял итү һәм аралашу өчен мәйданчыклар булдырыла, видеокүзәтү, эскәмияләр, кече архитектура формалары, яшелләндерү эшләре башкарылачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас