Милли проектлар
12 июнь 2024, 06:56

Уфа парклары матурлана

Башкортстан урманчылары исемендәге урман паркында бер ай элек төзекләндерү эшләре башланган.

Уфа парклары матурланаУфа парклары матурлана
Уфа парклары матурлана

Башкортстан урманчылары исемендәге урман паркында бер ай элек төзекләндерү эшләре башланган. Алар 30 сентябрьгә тәмамланырга тиеш.
Паркта ике футбол кыры, ике волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы, йөгерү һәм велосипед юлы, воркаут-зона, пинг-понг өчен өстәлләр һәм шахмат уеннары барлыкка киләчәк.
Балалар мәйданчыгы, юллар һәм пикник зонасы яңартылачак.

Өстәмә яктырту һәм видеокамералар кую да каралган. Хәзер паркта демонтаж һәм җир эшләре тәмамлана, төзелеш материаллары кертелә, бордюрлар урнаштырыла.

- Бу территория күптәннән яңартуга мохтаҗ иде. Проектлау вакытында спорт мәйданчыклары арттырыла. Биредә һәрвакыт пикник зонасы булган, анда уфалылар ял иткәннәр, шашлыклар кыздырганнар — ул сакланачак. Рестораторлар белән берлектә биредә төрле туклану нокталары булдырылырга тиеш дип карар иттек. Үзләре белән ризык алып килергә теләмәгән уфалылар паркта сыйфатлы продукция сатып ала алачак. Ачык мәйданчыкларда тамак ялгап алу мөмкинлеге булачак, - ди Уфа мэры Ратмир Мәвлиев.

Төзекләндерү эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында башкарыла.

Фото: ksp-ufa.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас