Барлык яңалыклар

Яңа аппаратлы булганнар

Уфада Куватов ис. Республика клиник дәваханәсе яңа ангиограф алган.

Яңа аппаратлы булганнар
Яңа аппаратлы булганнар

Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенә «Сәламәтлек саклау» милли проектының йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш программасы ярдәмендә яңа ангиограф кайткан. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Зур күләмле программаның төп максаты-кардиоваскуляр авырулы пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, бу авыруларны иртә диагностикалауны җиңелрәк итү. Сүз уңаеннан, россиялеләрнең йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручыларның 70 проценттан артыгы диспансер күзәтүе вакытында медицина ярдәме алган.

Белгечләр аңлатуынча, ангиография рентгенографик тикшеренүнең бер төре булып тора һәм кан тамырларының функциональлеген бәяләүгә һәм кан әйләнеше тизлеген үлчәүгә юнәлдерелгән.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: