Барлык яңалыклар

Быел экспорт күләме арткан

Башкортстанның он тарту предприятиеләре экспортны 2,7 тапкырга арттырган.

bashnews.ru
Фото:bashnews.ru

Башкортстан Республикасы предприятиеләре гыйнвар–май айларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 тапкырга күбрәк он экспортлаган. Продукция экспорты өлешен арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектының төп максатларының берсе булып тора.

Биш ай эчендә төбәк башка илләргә 5,4 мең тонна арыш һәм бодай онын җибәргән. Узган ел ул 2 мең тоннадан артык продукция экспортлаган. Россельхознадзорның төбәк идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле барлыгы 116 партия бодай һәм арыш оннары контрольдә тотылган. Җибәрү алдыннан барлык продукция партияләре сынау лабораториясендә тикшеренүләр узган. Онны төбәктән элеккеге СССР илләренә экспортлыйлар. Продукцияне Әзербайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан сатып алган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: