Барлык яңалыклар

“Акыллы шәһәр” тәртип саклауда булыша

Заманча техниканың ярдәме зур шул.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Республикада “Акыллы шәһәр” системасы элементларын кертүне дәвам итәләр. Бу хакта бүген, 10 июньдә, атналык оператив киңәшмәдә сүз барды. Эш юнәлешләренең берсе – интеллектуаль видеокүзәтү системаларын үстерү.

Төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова әйтүенчә, 2019 елдан башлап “Башкорт ишегаллары” программасы кысаларында йорт яны территорияләрендә 2 228 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Шуларның 1 307се “Хәвефсез шәһәр” системасына тоташтырылган. Камералар балалар һәм спорт мәйданчыкларын, парк зоналарын, парковкаларны, керү подъездларын үз эченә ала. Видеокүзәтүгә торак пунктларда яшәүчеләр дә керә ала.

Моннан тыш, 2019 елдан 1 816 видеокамера ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билнеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында монтажланган. Аларның 1 048е шулай ук “Хәвефсез шәһәр” комплексына тоташтырылган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеокүзәтү системаларының эшен анализларга һәм аларның мөмкинлекләрен тагын да киңәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

– Хокук саклау органнары җитәкчелеге һәрвакыт “Акыллы шәһәр” системасының эш нәтиҗәлелеге мәсьәләсен күтәрә. Аның җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә никадәр ярдәм итүен аңлау мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Безнең шәһәрләрдә инде шактый күп видеокүзәтү камералары эшли. Киләчәктә без аларның видеога төшерү сыйфатын яхшыртырга һәм яңа функцияләр кертергә тиеш.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: