РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проектына ярашлы Салават районында Әй елгасы аша күпер ремонтлау эшләре дәвам итә.
Лаклы авылы янында төзелгән күпернең озынлыгы 157,6 метр. Милли проект кысаларында ремонтланган бу иң зур күпер.Эш 2025 елның азагына тәмамланыр дип көтелә.
Лаклы авылында күренекле лаклы мәгарәсе бар һәм ул туристлар арасында зур популярлык белән казана.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты Русиянең Транспорт министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм 2030 елга кадәр исәпләнгән. Милли проект илнең бөтен субъектларын да колачлаган. Анда Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала 84 субъект катнаша.