Милли проектлар
7 Июня 2024, 05:51

Табиб офисы ачылды

Кальтовка авылындагы табиб офисы – Иглинда икенче офис, былтыр шундый проект Урман авылында гамәлгә ашырылган иде.

Табиб офисы ачылдыТабиб офисы ачылды
Табиб офисы ачылды

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы Иглин районының Кальтовка авылында гомум практика табибы өчен офис ачылды. Бу офис 1978 елда төзелгән фельдшер-акушер пунктына алмашка килде. Кальтовка авылындагы табиб офисы – Иглинда икенче офис, былтыр шундый проект Урман авылында гамәлгә ашырылган иде.

Яңа табиб офисы 13 торак пунктын хезмәтләндерәчәк. Ворошиловское, Коммунар, Кузнецовка, Ленинский, Новосимка, Ольгинск, Первомайское, Петровское, Чкаловское, Юремис-Надеждино, Мамаевка, Балажи һәм Кальтовка авылларында яшәүче 1237 кеше, шул исәптән 75 бала килә ала.

2023 елда республикада 1,2 мең беренчел звено оештырылган, 1,5 мең объектка ремонт ясалган, 51,9 мең медицина җиһазы һәм 3 мең автомобиль сатып алынган.

Чыганак: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан

 

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас