Милли проектлар
7 июнь 2024, 05:34

Беренче дипломнарын якладылар

Уфа шәһәрендәге вузара кампуста беренче дипломнарны якладылар.

Беренче дипломнарын якладыларБеренче дипломнарын якладылар
Беренче дипломнарын якладылар

РФ Президенты Владимир путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Фән һәм университетлар” милли проектына ярашлы ачылган бу кампуста Уфа дәүләт нефть техник университетының төрле чаралары, конференцияләре, проектлары үтте. 4 июнь көнне монда “Архитектура” кафедрасын тәмамлаучылар дипломнарын яклый башлады.

Диплом темалары төрле, аларның һәркайсы  үзенчә актуаль.

  • “Без шәһәрнең актуаль һәм проблемалы темаларын, кызыклы һәм катлаулы территорияләрен алырга тырышабыз. Студентлар бик яхшы дәрәҗә һәм үзләренең профессиональлекләрен күрсәтәләр. Быел проектлар арасында шәһәр тораклары да, шәһәр яны территорияләре агломерацияләре дә, җәмәгать киңлекләре дә, кече шәһәрләр дә бар. Шулай ук бездә башка илләрдән студентлар укый, быел алар да үз эшләрен яклыйлар – Сомалидагы балалар госпитале һәм аэропорт, Йемендагы туристлык үзәге проектлары. Бакалавр эшләре гамәли характерда булса, магистрлык диссертацияләренә зур аналитик, фәнни-тикшеренү өлеше өстәлә”, - дип сөйләде Архитектура " кафедрасы мөдире, УДНТУНЫҢ креатив индустрияләр һәм урбанистика лабораториясе җитәкчесе Светлана Байморатова.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас