Барлык яңалыклар

Он тарту предприятиеләре чит илләргә продукция җибәрүне 2,7 тапкырга арттырган

Русия икътисады структурасында авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты өлешен арттыру “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының төп максатларының берсе булып тора.

Агымдагы елның гыйнвар-май айларында Башкортстан Республикасы предприятиеләре чит илләргә 5,4 мең тонна арыш һәм бодай онын экспортлаган. Экспорт күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 тапкыр арткан, ул вакытта күрсәткеч 2 мең тоннадан артык он тәшкил иткән.

Онны төбәктән элеккеге СССР илләренә экспортлыйлар. Иген эшкәртү продукциясен Әзербайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан сатып алган.

Россельхознадзорның төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча ел башыннан бирле барлыгы 116 партия бодай һәм арыш оннары контрольдә тотылган. Җибәрү алдыннан карантин продукциясенең барлык партияләре сынау лабораториясендә тикшеренүләр узган. 

Чыганак: agriculture.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: