+21 °С
Болытлы
“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Башкортстанда зур эшләр башкарыла.
Мәсәлән, кичә Уфа-Затон юлында ремонт эшләре башланды. Аның 2,1 чакрым аралыгында, Миловка поселогы аша үткән урынында, 2024 елда үтәчәк ремонт үткәрү максатларына 42,6 миллион сум акча юнәлтеләчәк.
“Кайда ремонт – шунда “бөкеләр”, дияргә ярата безнең халык. Бу юлда шундый хәлне тудырмас өчен дәүләт автоинспекторлары күзәтчелек итәчәк. Ремонт эшләре төнлә: кичке уннан иртәнге җидегә кадәр башкарылачак.
Фото: Башинформ.