Милли проектлар
4 июнь 2024, 08:34

«Русия суы» акциясенә кушылдылар

Шаран районы хакимияте хезмәткәрләре “Русия суы” дип аталган экологик акциядә катнашып, табигатьне саклауга үзләренең өлешен кертте.

«Русия суы» акиясенә кушылдылар«Русия суы» акиясенә кушылдылар
«Русия суы» акиясенә кушылдылар

Шаран районы хакимияте хезмәткәрләре “Русия суы” дип аталган экологик акциядә катнашып, табигатьне саклауга үзләренең өлешен кертте.

   “Русия суы” акциясе Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Экология” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу чара барышында елга һәм күл буйлары чүп-чардан арындырыла һәм сулыклар чистартыла.

   Акциянең максаты – җәмәгатьчелектә  табигатькә һәм аның ресурсларына сак караш тәрбияләү.

   Бу көнне шаранлылар Шаран сусаклагычы ярларын тәртипкә китерде, гомум тырышлык белән 11 капчык чүп-чар җыеп түкте.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас