Уфимский авылында (Хәйбулла районы) яңа модульле табиблык амбулаториясен төзүгә керешкәннәр.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы төзеләчәк бу медицина объекты Уфимский, Әлибай, Первомайское, Рафик, Новопетровка, Петропавловский, 1нче Мурзино, Түбән Смак авыллары халкын, гомум алганда, 1808 кешене хезмәтләндерәчәк.
2024 елда Башкортстанда 107 ФАП, 4 гомум практика табибы офисы, 19 табиблык амбулаторияләре, бер участок дәваханәсе төзеләчәк.
Фото: bv02.info.