Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенә яңа МРТ аппараты алынган.
Яңа магнит-резонанслы томография аппараты “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш” программасы буенча алынган.
Магнит-резонанслы томография медицинаның диагностика өлкәсендә чагыштырмача яңа метод. Исеменнән күренгәнчә, магнит кырын куллануга нигезләнә. МРТ ярдәмендә барлык органнарның һәм кеше организмының сурәтен өч проекциядә күрергә була. Һәм белгеч аны төрле яктан карап анализ ясый ала.
- Яңа МРТ аппараты чирне диагностикалау мөмкинлеген киңәйтә, -ди нурланыш һәм функционал диагностика бүлеге җитәкчесе Александр Шишигин.