+21 °С
Болытлы
Уфаның Ленин исемендәге паркы төзекләндереләчәк. Ул “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектында төзекләндерү өчен тавыш биргәндә җиңеп чыккан. Әлеге территория өчен 44 510 кеше тавыш биргән.
Анда иске асфальт яңартылачак, өстәмә яктырткычлар куелачак. Шулай ук паркта кече архитектура формалары урнаштырылачак, тематик мәйданчыклар барлыкка киләчәк һәм яшелләндерү эшләре башкарылачак.
Моннан тыш, әлеге милли проект кысаларында Уфада быел Лесоводлар паркы да төзекләндереләчәк.