Милли проектлар
3 июнь 2024, 08:34

Уңыш тырышларга елмая

«Башкортостан продукты» проектының дипломанты Нәгыймова Е.В. “Бизнес-Успех” милли премиясенең төбәк этабында җиңү яулаган.

Уңыш тырышларга елмаяУңыш тырышларга елмая
Уңыш тырышларга елмая

«Башкортостан продукты» проектының дипломанты Нәгыймова Е.В. “Бизнес-Успех” Милли премиясенең төбәк этабында җиңү яулаган. Эшкуар “Иң яхшы технологик проект” номинациясендә җиңгән һәм махсус бүләк белән бүләкләнгән. Аңа Мәскәүдә акселерацион программага сертификат тапшырганнар.

Эшкуар Е. Нәгыймова «Белем тирмәсе» сериясеннә өстә уеннары уйлап чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Ул Башкортстанда яшәүче халыклар, аларның йолалары, тарихы, республикага бәйле билгеле даталарга багышланган дедактик материалдан тора. Мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф балалары өчен, гаилә белән вакыт үткәргәндә, тематик кичәләрдә куллану өчен уңайлы.

“Бизнес-успех” милли премиясенең төбәк этабында 10 эшкуар җиңүче булган. Чара ил президенты Владимир Путин тарафыннан 2019 елда гамәлгә куелган “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас