Милли проектлар
3 июнь 2024, 08:51

Бу юлны туристлар ярата

Башкортстанның Иглин районында Карамалы белән Резвово арасындагы юлның 5 чакрым участогын  тигезли юлчылар.

Бу юлны туристлар яратаБу юлны туристлар ярата
Бу юлны туристлар ярата

Башкортстанның Иглин районында Карамалы белән Резвово арасындагы юлның 5 чакрым участогын  тигезли юлчылар. Әлеге төзекләндерү эшләре “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла. Монда асфальт җәячәкләр, юл читләрен ныгытачаклар һәм термопластиктан юл тамгалары салачаклар. Бу эшләргә 76 млн сумнан артык акча бүленә.

- Уфа - Охлебинино юлы - Башкортстанның туристик юнәлешләренең берсе. Аннан  туристлар йөрергә яраткан Охлебин мәгарәсенә барып җитәргә мөмкин. Шулай ук әлеге юл Уфа белән күп кенә торак пунктларны тоташтыра. Ә аларда соңгы елларда торак төзелеше актив үсештә, - ди Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас