Милли проектлар
31 Май 2024, 04:33

Юллар ремонтлана

Иглин районында "Имин һәм сыйфатлы юллар" милли проекты буенча башкарыла ул.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Уфа Охлебинино трассасын ремонтлау «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Карамалы һәм Резвово авыллары арасындагы 5 км озынлыктагы участокта Иске япманы алып, яңа япманың тигезләүче катламын ясаганнар. Якын арада төзүчеләр асфальт җәюгә керешәчәкләр, юл кырыйларын ныгытачаклар һәм термопластиктан юл билгеләре ясаячаклар. Әлеге участоктагы барлык эшләрне быелның өченче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

"Уфа Охлебинино юлы-Башкортстанның туристлык юнәлешләренең берсе. Аның буенча туристлар яраткан Охлебинин мәгарәсенә барып җитәргә мөмкин. Шулай ук әлеге юл Уфа белән күп кенә торак пунктларны тоташтыра, аларда соңгы елларда торак төзелеше актив үсеш ала», — дип сөйләде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас