Заманча стадионны «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча Гафури районы Красноусол авылындагы «Юность» паркында төзекләндерәчәкләр.
Җәмәгать киңлеген төзекләндерү өчен 7160 кеше тавыш биргән. Киләсе елда паркта тамаша трибуналары, резина белән капланган йөгерү юллары, пляж волейболы зонасы, сикерү чокырлары, футбол кыры булдырылачак, шулай ук стадион территориясендә яктырту ясалачак.
Быел Красноусолда Усолка елгасы яр буен төзекләндерүгә керештеләр. Җирле халык төзекләндерү өчен 92 җәмәгать урыны сайлаган. Аларны үзгәртү 2025 елда башланачак.