Милли проектлар
31 Май 2024, 06:30

"Чиста һаваны сайлыйм" акциясенә кушылдылар

Стәрлетамак шәһәре велохәрәкәт үзәгенә әйләнде.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

«Экология» милли проектына ярдәм итү өчен уздырыла торган «Чиста һаваны сайлыйм» Бөтенрусия акциясендә катнашучыларның берсе-Башкортстан Республикасы.

Стәрлетамак шәһәре республиканың велохәрәкәт үзәгенә әверелде. Биш меңгә якын шәһәр халкы һәм кунаклары меңләгән велосипедчылар көнендә катнаштылар һәм шул рәвешле «Чиста һаваны сайлыйм» Бөтенрусия акциясенә кушылдылар. Шулай ук чара барышында иҗат коллективлары чыгыш ясады.

„Биш меңгә якын шәһәр халкы һәм кунаклары "Чиста һаваны сайлыйм" Бөтенрусия акциясенә кушылды һәм спорт һәм сәламәтлек атмосферасына чумып кына калмады, ә әйләнә-тирә мохит турында да кайгыртты. Мондый чараларны үткәрүдә, табигатьне саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүдән тыш, транспортның экологик төрләренә акрынлап күчү нигезләре салына. Игътибар итегез, бу сәламәтлек һәм әйләнә — тирә мохит өчен файдалы", - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Антон Гладышев.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас