РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Нуриман район үзәк хастаханәсе ике яңа «Лада Гранта» һәм «Нива Трэвел» автомобильләрен алды. Әлеге программаның максаты - халыкка медицина ярдәме күрсәтүне җиңелрәк итү. Әлеге автомобиль модельләре уңайлы комплектлашу, иркен салон, ягулыкны оптималь куллану, ныклык һәм яхшы үтеп керүчәнлек белән аерылып тора, бу аларны хәтта юлсыз да кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа автомобильләр Нуриман районында яшәүче 20 мең кешегә ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кулланыла.
«Сәламәтлек саклау» милли проектының казанышлары федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. 2023 елда Русиядә беренчел сәламәтлек саклау звеносының 1,2 меңнән артык объекты булдырылган, 1,5 меңнән артык объект капиталь ремонтланган, 51,9 мең берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 3 мең берәмлектән артык сатып алынган