Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында узган елга нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар турында сөйләшкәннәр. Билгеле булуынча, республикада «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» федераль программалары эшли. Безнең төбәк ике ел рәттән әлеге программалар кысаларында федераль акча алуга иреште. Узган ел 296 медицина хезмәткәре 299,25 млн сумлык компенсация алган.
Моннан тыш, 2023 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының төбәк проектлары кысаларында өч поликлиника, үзәк район хастаханәсе, Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге төзелеше тәмамланды, 98 модульле конструкция урнаштырылды, бер медицина оешмасы ремонтланды, шулай ук дүрт меңнән артык берәмлек медицина җиһазлары, шулай ук автомобильләр сатып алынды.
2024 елда милли проект кысаларында 7 сәламәтлек саклау объекты төзү, 9 медицина оешмасы объектын капиталь ремонтлау, 131 тиз төзелә торган модульле конструкция сатып алу һәм урнаштыру 4109 берәмлек медицина җиһазы һәм 206 берәмлек автотранспорт сатып алу планлаштырыла.