Милли проектлар
29 Май 2024, 03:58

Ленин паркына барганыгыз бармы?

Ленин паркына барганыгыз бармы?Ленин паркына барганыгыз бармы?
Ленин паркына барганыгыз бармы?

2025 елда төзекләндерү өчен объектлар сайлау буенча дүртенче Бөтенрусия онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды. Башкортстан башкаласындагы Ленин исемендәге парк өчен 44 510 кеше тавыш биргән.

Паркны яңарту буенча эшләр ил Башлыгы Владимир Путинның «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Уфа хакимиятендә.

Уфаның үзәгендә урнашкан Ленин паркында халык җәй дә, кыш та өзелми, ул халыкка бик кирәк. Бигрәк тә аны студентлар ярата, чөнки биредә һәрвакыт яшьләр өчен күп чаралар үткәрелә һәм мөһим бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Тиздән бу ял итү урыны тагын да матуррак һәм уңайлырак булачак.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас