Барлык яңалыклар

"Иң яхшы мәктәп ашханәсе"

gidelroo.bashkortostan.ru
Фото:gidelroo.bashkortostan.ru

"Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру кысаларында ел саен республика мәктәпләрендә укучыларга туклануны оештыруны камилләштерү, сыйфатлы һәм баланслы туклануны белән тәэмин итүнең заманча формаларын һәм ысулларын кертү, мәктәп ашханәләренең эш тәҗрибәсен тарату максатларында, БР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” конкурсы үткәрелә.

 “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2024” Бөтенрусия конкурсының республика этабының ярымфиналы узды. Конкурс комиссиясе әгъзалары тәкъдим ителгән конкурс мәгълүмати материалларын – “Портфолио” һәм мәктәп ашханәләренең видеороликларын бәяләделәр.

Конкурсның ярымфиналында 47 мәктәп катнашты. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 14 мәктәп ашханәсе конкурс финалына чыкты, алар арасында “Шәһәр мәктәбенең иң яхшы ашханәсе-2024” номинациясендә Агыйдел шәһәренең Р.К. Холбан исемендәге 1нче санлы мәктәп командасы да бар. 

Чыганак: agidelroo.bashkortostan.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: