Барлык яңалыклар

Башкортстан белән Кытай берләшә

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сибай шәһәрендә үткән “Урал арты-2024” инвест сабантуенда 30 лап сөйләшү алып барылды.

Башкортстан белән Кытай берләшә
Башкортстан белән Кытай берләшә

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сибай шәһәрендә үткән “Урал арты-2024” инвест сабантуенда 30 лап сөйләшү алып барылды.

Башкортстанның үзәк җылыту системасы котеллары җитештерү буенча компаниясе белән Кытай автоматик сугару системасы җитештерүче компаниясе «Алга» МИЗ территориясендә авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү буенча предприятиеләр булдыру турында алдан килешүгә ирештеләр. Шулай ук «Чжиинда» җаваплылыгы чикләнгән Цинъян авыл хуҗалыгы компаниясе Башкортстанда эшләп җибәрү мөмкинлеген карый. «Иньшу» һәм «Үзәк Азия» компанияләре Башкортстан территориясендә автополив һәм сугару системаларын җитештерү буенча гомуми предприятие төзү белән кызыксыналар.

- Быел Инвестсабантуе үз мәйданчыгында 20 чит илдән, шул исәптән Белоруссия, Үзбәкстан, Төркия һәм Кытайдан вәкилләрне берләштерде. Әлеге дүрт дәүләттә Русиянең Сәүдә вәкиллекләре каршындагы төбәк вәкиллекләре институты дә эшли. 24-26 май көннәрендә безнең вәкилләр форум кырларында, шул исәптән B2B зонасында актив эш алып барды. Нәтиҗәләр буенча белорус һәм кытай коллегалары белән машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы, төзелеш һәм мебель сәнәгате өлкәсендә берничә яңа килешүгә ирешелде. Мәсәлән, Кытай вәкилләре Башкортстан авыл хуҗалыгы компаниясеннән Ганьсу провинциясенә бал продукциясе китерүдә кызыксыну белдерде, - диде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: