Туймазы шәһәренең Октябрь мәйданына төзекләндерү эшләре дәвам итә. Моннан ике ел элек биредә яктырткычлы фонтан эшли башлаган, мәйданга таш түшәлгән, фонарьлар урнаштырылган һәм агачлар утыртылган.
"Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы буенча быел көз мәйданга дүрт ягында да сәгатьле 12,5 метр биеклегендәге стела куелачак. Таш багананы Туймазы районы гербы бизәп торачак.
Стеланың уң һәм сул якларында барельефлар белән бизәлгән гранит плитәләр урнаштырылачак. Барельефларга шәһәрнең төп истәлекле урыннары, шулай ук нефть сәнәгате, табибларга, инженерларга һәм укытучыларга багышланган рәсемнәр уелачак. Моннан тыш районның табигать һәйкәлләрен чагылдырган ике композиция дә пәйда булачак.
"Башинформ" буенча.