Милли проектлар
24 Май 2024, 04:41

Беренче модульле мәдәният йорты төзелә

Беренче эш тәҗрибәсе Дүртөйле җирендә башкарыла.

Беренче модульле мәдәният йорты төзеләБеренче модульле мәдәният йорты төзелә
Беренче модульле мәдәният йорты төзелә

Дүртөйле районының Түрбәк авылында "Мәдәният" милли проектының "Мәдәни мохит" төбәк проекты чикләрендә тиз төзелүче модульле авыл мәдәният йортын төзи башладылар.
Тиз төзелүче мәдәният йортын республиканың башка авылларында да төзүне тарату күзаллана. Бу эш буенча беренче эш тәҗрибәсе нәкъ менә Дүртөйле җирендә башкарыла. Төзүчеләр эшне ел ахырына кадәр төгәлләячәкләр.Заманча корылмаларга баетылачак мәдәният йорты 100 урынга исәпләнгән һәм аның территориясен башка төрле күләмле мәдәни чаралар үткәрү өчен файдаланырга мөмкин булачак.


Дүртөйле районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас