Владимир Путинның тиешле указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Шулай итеп, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән нефть, газ сәнәгате һәм төзелеш тармаклары хезмәткәрләренең гомумрусия һөнәри берлеге рәисе Валерий Сафиханов бүләкләнә.
Экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен «Һәлак булганнарны коткарган өчен» медале белән «Транспорт навигация үзәге» акционерлар ьщмгыяте авиация бүлекчәсе бортмеханигы Александр Богданович; «Транспорт навигация үзәге»нең пилот-инструкторы Виталий Дорошин; «Транспорт навигация үзәге»нең һава судносы командиры Денис Панферов бүләкләнде.
Моннан тыш, Русия Президенты «Янган-Тау» шифаханәсенең генераль директоры Альфред Акбашевка «Русия Федерациясенең сәламәтлек саклауның почетлы хезмәткәре» исемен бирде.
Журналист Гөлдәрия Йосыпова «Русия Федерациясенең атказанган журналисты» исеменә лаек булды.