2019 елдан алып "Башкортстан ихаталары" программасының тормышка ашырыла башлавы нәтиҗәсендә 1326 йорт яны төзекләндерелгән. Эш күләме 1 миллиард 84 миллион сум тәшкил итә, дип хәбәр итә республиканың Торак һәм коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.
Мәсәлән, Чишмәдә Чернышевский урамындагы ихатаны төзекләндерәләр. Эшчеләр, шунда яшәүчеләр белән киңәшләшеп, иске гаражларны сүткәннәр, кар базларын күмгәннәр, нигезләр әзерләгәннәр, бордюрлар куйганнар. Әлеге вакытта подрядчылар инженер коммуникацияләрен эшли.
Югарыда саеап киткән барлык эшләр Русия Президенты Владимир Путинның указларына ярашлы барлыкка килгән "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты бурычларын тормышка ашырырга булышлык итә.