Иглин районының тарихны-туган якны өйрәнү музее мәдәният милли проекты кысаларында “Музейлар төне-2024” Бөтенрусия акциясенә кушылды. Кичә кунакларга якты тәэсссоратлары белән истә калды.
Кунаклар оста куллы Габидә Вәлиеваның "Халык мотивлары" чигүләр күргәзмәсен аеруча кызыксынып карады. Алар һәр бизәкнең, һәр детальнең нечкәлегенә һәм матурлыгына сокландылар.
Тагын бер чагу вакыйга – Уфа шәһәренең "Крупеничка" курчаклар клубының "Ярминкә" курчаклар күргәзмәсе. Иҗади шөгыльләрне яратучылар өчен "Май язы" оригами буенча мастер-класс оештырылды. Катнашучылар кәгазьдән нәфис чәчәк композицияләре ясарга өйрәнделәр, бу исә кичәгә бәйрәм мохите өстәде.