Милли проектлар
23 Май 2024, 07:27

"Авыл халкы өчен куаныч булды"

Милли программалар һәм партия проектлары кысаларында шәһәр киңлекләре генә түгел,  кечкенә торак пунктлар да төзекләндерелә. Мәсәлән, Федоровка районының Бала-Чытырман авыл советында беренчел бүлек секретаре һәм хакимият башлыгы Гадил Нигъмәтуллин, “Ашкадар” беренчел бүлек секретаре, Бала-Чытырман авыл клубы директоры Гөлшат Әминева һәм белгечләр “Бердәм Русия” партиясенең халык программасын  гамәлгә ашыру һәм    “Уңайлы шәһәр мохите” проекты кысаларында ремонтланган клубны барып күрде.

- Ремонтланган клуб  авыл халкы өчен куаныч булды – биредә мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә түгәрәкләргә, берләшмәләргә җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, алгы сызыктагы сугышчыларга һәрьяклап ярдәм итәләр. Шулай ук без оештырган концертларда барысы да рәхәтләнеп катнаша. Мәктәп укучылары өчен дә бу мөмкинлекләр ачты – алар җырлыйлар, бииләр, төрле конкурсларда катнашалар. Дәүләт ярдәме күрсәткән милли проектлар ярдәмендә безнең авыл тормышы якты төсләргә буялды, –  ди Бала-Чытырман авыл клубы директоры Гөлшат Әминева.

Активистлар территорияне, балалар һәм спорт мәйданчыкларын карап чыктылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар җирле яшьләрнең яраткан урынына әверелгән:  иртән, көндез биредә балалар шаулый, ә кич белән спорт мәйданчыгында өлкән сыйныф укучылары ГТО нормативларын, төрле юнәлешләр буенча район ярышларын тапшырырга әзерләнәләр.

- Төзекләндерү буенча андый искәрмә юк. Ләкин безгә бу җәмәгать урыннарына килүчеләрнең балалар һәм спорт инвентарена сакчыл караулары, уңайлы җәмәгать территорияләре безне озак вакыт сөендерә алуы һәм халыкның барлык чараларда да рәхәтләнеп катнашуы мөһим. Шуңа күрә даими рәвештә мондый рейдлар үткәрәчәкбез һәм инвентарь зыян күргән очракта, мөмкин кадәр тизрәк төзәтәчәкбез, – дип билгеләп үтте авыл советы башлыгы Гадил Курбангали улы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас